САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Чулпан Арслановадан сарымсак очларын маринадлау рецепты

Сарымсак очларыннан (стрелки) бик тәмле кабымлыклар әзерләргә мөмкин. Кемдер аны, петрушка, кинза, укроп кушып, иттарткычтан чыгарып, туңдырырга куя. Соңыннан икенче ашлар пешергәндә куллана. Майонез кушып, ипигә ягып, бутерброд ясап ашарга тәмле, диючеләр дә бар.

Әзерләү ысулы:

Яхшылап юылган сарымсак очларын, бераз йомшарганчы, 10-15 минут пешереп аласы. Аерым савытта маринад әзерлисе. Моның өчен 1 литр суга 1 стакан шикәр комы, 1,5 аш калагы тоз, 1 стакан серкә кирәк була.

Стерильләштерелгән кечкенә банкаларга әзер сарымсак очларын тутырып, өстенә кайнап чыккан маринадны агызасы һәм тимер капкач белән каплыйсы.

Бик тәмле була. Әзерләп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев