Балаларга пешерегез
Кышкы каникуллар – чирек буе тырыш хезмәт куеп укулары өчен балаларга бүләк ул.
Шуңа күрә аларның ялын дөрес итеп оештыру бик мөһим. Каникул көннәрендә яхшылап ял итү, яңа чирек өчен көч җыю алар өчен бик тә кирәк. Бу эштә туклану да зур роль уйный. Пилмәнле һәм брокколилы аш алар өчен файдалы һәм кирәкле ризык булыр дип уйлыйбыз.
Камыр өчен 550 г он, 100 мл сөт, 75 мл су, 1 йомырка, 1 чәй калагы үсемлек мае, 3 г тоз алабыз. Эчлек өчен 400 г күркә ите, 200 г кабак, 1 баш суган кирәк була. Аш өчен 2 л тавык шулпасы әзерлибез, 400 г брокколи, тәменчә тоз һәм борыч салабыз.
Камыр өчен су белән сөтне бераз җылытабыз, тоз өстәп болгатабыз. Мискегә ике стакан он иләп, уртасына чокыр ясыйбыз, акрын гына су һәм сөтне агызабыз, акрынлап ярты стакан он куша-куша, камыр басабыз. Үсемлек мае өстәп, камырны басып бетерәбез. Бу эш якынча 10 минут вакытны ала. Суганны эре итеп, кабак белән күркә итен шакмаклап турыйбыз. Өчесен да иттарткыч аша чыгарабыз. Тоз һәм борыч өстәп, яхшылап болгатабыз. Пилмән ясыйбыз. Шулпаны кайнатып чыгарабыз, пилмән һәм брокколины салабыз, болгата-болгата 7-8 минут пешерәбез. Табынга каймак белән бирәбез. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев