САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманлыларны район муниципаль башлыгы якынлашып килүче Ураза гаете белән котлады

"Мөхтәрәм райондашлар! Чын күңелдән якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм! Бәрәкәтле Рамазан ае уңаеннан минем йөрәк түреннән чыккан котлауларымны кабул итегез. Сезне барыгызны да Рамазан Гаете белән тәбрик итәм. Бу гүзәл көннәрдә без шушы мөбарәк бәйрәмне күңелләребездәге зур рухлану хисләре белән каршылыйк. Аллаһы Тәгалә Үзенең бетмәс байлыкларын, тынычлык, бәхет-сәгадәт, сәламәтлек-иминлекләрен,...

"Мөхтәрәм райондашлар!

Чын күңелдән якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм!

Бәрәкәтле Рамазан ае уңаеннан минем йөрәк түреннән чыккан котлауларымны кабул итегез. Сезне барыгызны да Рамазан Гаете белән тәбрик итәм. Бу гүзәл көннәрдә без шушы мөбарәк бәйрәмне күңелләребездәге зур рухлану хисләре белән каршылыйк.

Аллаһы Тәгалә Үзенең бетмәс байлыкларын, тынычлык, бәхет-сәгадәт, сәламәтлек-иминлекләрен, шулай ук туганлык җепләрен һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен һәр гаиләгә һәм бөтен җәмгыятькә иңдерсә иде! Рамазан Гаете мөбарәк булсын!" - дип, котлау сүзләре ирештерде район башлыгы Нәфис Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев