САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Имәндә Миннемөхәмәт Хөснимөхәммәтовны юбилее белән тәбрикләделәр 

18 июня 2018, 14:42

1934

0

0

Яңа Имәндә Миннемөхәмәт Хөснимөхәммәтовны юбилее белән тәбрикләделәр 

Миннемөхәмәт Хөснимөхәммәт улы Хөснимөхәммәтов өчен быелгы Сабантуй бәйрәме икеләтә истәлекле булды. Ветеранга 17 июнь көнне 90 яшь тулды. Олуг юбилее аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, ветераннар Советы рәисе Әлфия Шәрәфетдинова, балалары, оныклары тәбрикләделәр. Гүзәл Рифкатовна юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Тормыш иптәше Лена апа белән 62 ел гомер кичерәләр алар, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе җитәкче вазифаларын башкарган тормыш иптәшенә ныклы терәк, акыллы киңәшче, сабыр хатын була Лена апа. Бүгенге көндә Хөснимөхәммәт абыйның туып-үскән нигезен яңартып, шунда парлы картлык кичерәләр ветераннар. Сәламәтлек, тигезлек, балалар, оныклар куанычы киләчәктә дә яшәү көче өстәсен үзләренә. 
Тулырак язманы газетаның алдагы саннарында укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X