САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вәсимә Хәйруллина 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

26 октября 2018, 16:12

1450

0

1

Вәсимә Хәйруллина 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Чураш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә - Россиянең атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күп китаплар, популяр җырлар авторы Вәсимә Хәйруллинага 28 октябрьдә 75 яшь тула. Шушы уңайдан бүген Чураш авылы клубында аның иҗатына багышланган шигырь бәйрәме үткәрелде. Вәсимә апаны күркәм юбилее белән үз һәм район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, истәлекле бүләк тапшырды. Шагыйрәне шулай ук Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ришат Хуҗин, район үзәк китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина, иҗатташ дуслары Илсөя Бәдретдинова, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, якыннары, хезмәттәшләре, авылдашлары һәм башкалар тәбрикләделәр, аңа озын гомер, иҗат уңышлары теләделәр. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X