САРМАН
  • Рус Тат
  • Шәрләрәмә авылында яшәүче Равил абый белән Роза апа алтын туйларын бәйрәм итәләр

    --, 2 июль 2019 - 11:20
    187
    0
    0

    1 июль көнне Шәрләрәмә авылында яшәүче Равил абый һәм Роза апа Шәйгардановларның бергә гомер кичерә башлауларына 50 ел тулды.

     

    Аларны матур юбилейлары белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Равил абый белән Роза апаны шулай ук күркәм бәйрәмнәре белән авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин, район мәгариф хезмәткәрләренең ветераннар советы рәисе Раян Әхмәтбаев, район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе урынбасары Лилия Мәүлиева тәбрикләделәр, иң матур теләкләрен җиткерделәр. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: