САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман районының зөбәрҗәт юбилярлары

    --, 16 май 2019 - 09:01
    881
    0
    0

    Халыкара Гаилә көнендә Сарман муниципаль районының Азалак авыл җирлегендә "Нык гаилә" һәм "Мәхәббәт юлы буенча" федераль һәм республика проектлары кысаларында зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Гиздулла һәм Хәтирә Хәкимуллиннар, Нәкыйп һәм Наҗия Әхмәтшиннар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова юбилярларны матур бәйрәмнәре белән котлады, район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, туганнары, якыннары да изге теләкләрен җиткерделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: