САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман авылында яшәүче Мәүлиева Әнисә Дәүләтгәрәй кызына 90 яшь тулды

23 июля 2018, 11:16

3455

0

0

Сарман авылында яшәүче Мәүлиева Әнисә Дәүләтгәрәй кызына 90 яшь тулды

Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова тәбрикләделәр.

Гүзәл Рифкатовна Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамира Сәрвәрованың котлавын да, Рәсәй Пенсия фондыннан Котлау открыткасы килүен дә сөенеп кабул итте Әнисә апа. 
- Гомер утырмаган тавыгым, утырып, 9 чеби чыгарган, - дип, шул олы шатлыгы белән дә уртаклашты ул. 
Үз ихатасында кош-кортын асрап, яшелчәсен, гөл-чәчәген үстереп, матур гомер кичерә Әнисә апа. Үткәннәрне барласаң, анда күпме яра-сагыш та, авырлыклар да булган. Әмма бүгенге тормышына шөкерана кылып, сөенеп, балаларына, оныкларына сихәт гомер теләп яши ул. Кызы Рәйсә, улы Илдар, кияү-киленнәр, оныклар – аның иң зур байлыгы. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X