САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районның хөрмәтле мөгаллиме Миңнебаева Мөслимә Зәки кызының - олуг юбилее

18 января 2021, 11:54

1263

0

1

Районның хөрмәтле мөгаллиме Миңнебаева Мөслимә Зәки кызының - олуг юбилее

Озак еллар мәгариф системасында фидакарь хезмәт куеп, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткән хөрмәтле мөгаллим Миңнебаева Мөслимә Зәки кызының бүген – 80 яшьлек олуг юбилее. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы 1941 елның 18 гыйнваренда Петровка Завод авылында туган. Башлангыч белемне Сарман урта мәктәбендә алган. 1951-58 елларда Александровка урта мәктәбендә укыган. Хезмәт юлын Карамалы сельпосында хисапчы булып башлый ул. Аннан бер ел ВЛКСМның Сарман район комитетында мәктәпләр бүлеге буенча инспектор булып эшли. Шуннан соң Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Югары белемле белгеч “Ленинчы” газетасының дубляж бүлегенә мөхәррир булып килә. Мөслимә Зәки кызының аннан соңгы хезмәт еллары мәктәп белән бәйле. 1967-69 елларда Тәтеш районында Зур Тархан мәктәбендә укыта. Ә инде 1971 елдан 1996 елга кадәр ул Сарман урта мәктәбендә укучыларга Пушкин телен өйрәтә - рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта. Таләпчән, җитди, югары эрудицияле, тырыш укытучы укучыларында да шундый сыйфатлар тәрбияли. Сыйныф җитәкчесе буларак та, ул бик көчле һәм коллективны бердәм, тату итеп тәрбияләргә сәләтле булды. Аның укучыларының һәркайсы җәмгыятьтә лаеклы урын били. Мөслимә Зәкиевна матбугат үзәге белән дә тыгыз элемтәдә тора. Лаеклы ялда булса да, ул әле дә булса каләм тибрәтә, тәрбияви язмалары белән газета укучыларыбызны сөендерә. Без мөхтәрәм укытучыны олуг юбилее белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә сихәт гомер, бәрәкәтле тормыш, балалар, оныклар куанычы телибез.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X