САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы каләм ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли

19 мая 2022, 10:50

608

0

0

Район башлыгы каләм ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, мөхтәрәм ветераннар, хәбәрчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан матбугаты көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Газета һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары – хакимият белән халык арасындагы күпер ул. Дәүләтебез алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә, аны ил-көн, район хәбәрләре белән таныштырып баруда сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сез, вакыт белән исәпләшмичә, алгы сафта барасыз, һәр яңалыкны халыкка үз вакытында җиткерүдә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтәсез. Халыкны мәгълүматлы итүгә, рухи яктан баетуга зур өлеш кертәсез, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итәсез. Бүгенге интернет үсеш алган чорда да район һәм халык өчен кирәкле басма булып кала аласыз. Бу, әлбәттә, Сездән зур көч һәм тырышлык, киңкырлы белем һәм тормыш тәҗрибәсе, даими эзләнү һәм тынгысызлык, заман белән бергә атлау һәм яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана белү осталыгын таләп итә. Елдан-ел камилләшә баруыгыз, һәр яңалык артыннан өлгерүегез газетаның йөзендә, эчтәлегендә дә чагыла.
Районыбыз эшчәнлеген оператив яктырту, җитәкчелек белән халык арасында ышанычлы элемтә булдыру өчен куйган иҗади, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим. Бәйрәмегез – мөбарәк, ә район газетасы киләчәктә дә һәр йортта көтеп алынган кунак булсын. 
Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев