САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яшьләр көне белән котлый

27 июня 2021, 07:37

523

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яшьләр көне белән котлый

Хөрмәтле сарманлылар, яшьләребез!

Сезне чын күңелдән Яшьләр көне белән котлыйм!
Яшьлек – тормышның иң гүзәл мизгеле, аның кадерен белегез. Ул – эзләнү, ачышлар ясау, өметләрне, хыялларны тормышка ашыру чоры. 
Районыбыз яшьләре талантлы, эшлекле, энергияле. Сезгә, кадерле егетләр һәм кызлар, зур өметләр баглана. Туган төбәгебезнең, илебезнең бүгенге һәм киләчәк үсеше сезнең актив тормыш позициягезгә, тәвәккәллегегезгә, тиешле карар кабул итә белүегезгә, кече Ватанны яратуыгызга һәм аңа тугры булуыгызга бәйле. 
Республикабызда, районыбызда яшьләрнең тормышын, ялын нәтиҗәле, файдалы итеп оештыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Кадерле яшьләр! Киләчәк сезнең кулда: гореф-гадәтләребезне саклау, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны ныгыту, өлкәннәр тормышын лаеклы итү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен сезгә зур җаваплылык йөкләнә. Шуңа күрә сыйфатлы белем алырга, тырышып эшләргә омтылыгыз! 
Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, тормышта үз урыныгызны табуыгызны, укуда һәм хезмәтегездә уңышлар казануыгызны, алга куйган максатларыгызга ирешүегезне телим. Бәхетле булыгыз. 

Фәрит Хөснуллин, муниципаль районы башлыгы

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X