САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлый

22 мая 2021, 08:12

3062

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлый

Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр!
Чын күңелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә иминлек телим. Соңгы кыңгырау бәйрәме ел да кабатланса да, һәр чыгарылыш өчен ул бердәнбер, кабатланмас, матур һәм кадерле мизгел.
Укучыларның күбесе өчен ул җәйге каникуллар башлануы белән истәлекле. Ә чыгарылыш сыйныфы укучылары - 9-нчы, 11-нчеләр өчен - бу аеруча тантаналы бәйрәм.
Сез укытучыларыгыз, дусларыгыз, классташларыгыз белән саубуллашасыз. Соңгы кыңгырау сезне яңа, зур тормыш юлына чакыра. Мәктәптә алган белемнәрегез барлык планнарыгызны тормышка ашырырга ярдәм итәр, дип ышанам.
Алга таба кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга ирешсәгез дә, үз мәктәбегезне, укытучыларыгызны, әти-әниләрне онытмагыз. Районыбыз, республикабыз, илебезнең хөрмәтле һәм лаеклы гражданнары булыгыз. Имтиханнар биргәндә сезгә уңыш юлдаш булсын.
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Балалар үстерү һәм аларга лаеклы тәрбия бирү – олы һәм мактаулы хезмәт. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Уңышлар, бәхетле, шатлыклы тормыш телим!


Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X