САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрикли

06 сентября 2021, 14:54

497

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрикли

Хөрмәтле райондашлар!

Татарстан Республикасында нефть-газ чыгару - динамик үсүче һәм югары технологияле тармакларның берсе. Ул – йөзләгән төрле белгечнең хөрмәтле хезмәте.

Бүген әлеге тармак продукциясе кулланылмаган бер генә өлкә дә юктыр. Шуңа күрә нефть-газ сәнәгатен без республикабызның милли байлыгы, аның үсеше нигезе һәм энергетик иминлегенең гарантиясе дип атыйбыз.

 

Сарман районы нефтьчеләре дә һөнәри бәйрәмнәрен, масштаблы программаларны гамәлгә ашырып, уңай нәтиҗәләр белән каршы алалар. Киләчәктә дә аларның белемнәре, зур тәҗрибәләре, хезмәтләрен сөюләре һәм сайлаган һөнәрләренә тугрылыклары җитештерүдә яңа казанышларга ирешергә ярдәм итәр.

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик  итәм . Ныклы сәламәтлек, иминлек, мактаулы хезмәтегездә яңа казанышлар телим!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X