САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Корбан бәйрәме белән котлый

31 июля 2020, 09:15

657

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Корбан бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Сезне һәр мөселман кешесе өчен изгеләрдән-изге булган Корбан бәйрәме белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм. Якыннарга хөрмәт күрсәтү, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклашу, башка дин тотучыларга ихтирам белән карау – бу бәйрәмнең төп кануннары. Быел да райондашларыбыз саваплы гамәлләр белән шатландырдылар: мохтаҗ һәм ялгыз кешеләргә, өлкәннәргә һәм күп балалы гаиләләргә булышлык күрсәттеләр, социаль әһәмияткә ия булган төрле иҗтимагый акцияләрдә катнаштылар. Бүгенге көн бездән аеруча түземлелек, җаваплылык, һәр эштә төптән уйланылган адымнар таләп итә. Корбан бәйрәмен катлаулы санитар-эпидемиологик шартларда уздырабыз. Шуңа карамастан, бу безне тагын да берләштерер, дога-теләкләребез кабул булыр, изге ниятләребез тормышка ашар, дип ышанам. Хөрмәтле дин кардәшләр! Якты өмет белән, тынычлыкта, иминлектә, сау-сәламәт булып яшәргә язсын. Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, гаиләләребезгә бәрәкәт һәм бәхет китерсен. Гаетләребез — мөбарәк, табыннарыбыз — мул, чалган корбаннарыбыз кабул булсын!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X