САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рангазар авылыннан 90 яшьлек Фәһимә апа Нуриәхмәтова  “Сарман” ны күзлексез дә укый

25 апреля 2018, 14:46

2896

0

3

Рангазар авылыннан 90 яшьлек Фәһимә апа Нуриәхмәтова  “Сарман” ны күзлексез дә укый

 

 Рангазар авылында гомер кичерүче, тыл һәм хезмәт ветераны -  Нуриәхмәтова Фәһимә Гамирҗан  кызына 90 яшь тулды. Шул  уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева  тапшырды. “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесес Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, Рангазар авыл җирлеге башлыгы Гомәр Бариев, авыл ветераннар советы җитәкчесе Азия Хисаметдинова  да ветеранга  иң җылы котлауларын ирештерделәр. Фәһимә апаны тәбрикләргә туганнары, балалары, оныклары да килгән иде. “Биш вакыт намазын калдырмый, күзлексез “Сарман” газетасын укый, инде иң кечебез пенсия яшендә булса да, һаман безне эшкә өйрәтә,”- диделәр балалары аның хакында. Бу көнне Фәһимә апа йортында Коръән ашы да узды. Ветеран хакында тулырак язма – газетаның алдагы саннарында.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X