САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны Физкультурачылар көне белән котлый

13 августа 2022, 09:25

1012

0

1

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны Физкультурачылар көне белән котлый

Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физик культура, спорт хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашлар!

Сезне чын күңелдән Физкультурачы көне белән котлыйм.

Спорт — ул сәламәтлек нигезе. Районыбызда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен без барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Бүгенге көндә районда 138 спорт корылмасы эшли. Даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында укучы балалар, яшьләр генә тугел, өлкән буын кешеләре дә шактый.

Спортчыларыбыз актив яшәү рәвеше алып баралар. Район данын яклап, төрле бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Хөрмәтле райондашлар! Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләргә, спортта уңышлар яулаган һәркемгә, спорт ветераннарына рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш, уңышлы стартлар һәм зур җиңүләр телим!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев