САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән тәбрикли

09 октября 2022, 07:36

294

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән тәбрикли

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз!

Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм.

Көз җиткәч, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел районыбыз хезмәтчәннәре мул иген уңышы үстерделәр. Район басуларыннан 195 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынды. Бер гектардан уртача 40,6 центнер уңыш чыкты. Шикәр чөгендере үстерүдә дә күрсәткечләребез яхшы. Бүгенге көнгә татлы тамырның җыемы 200 мең тонна, уртача уңыш 317 центнер тәшкил итә. Ел башыннан 12,3 мең тоннадан артык сөт, 1,6 мең тоннадан артык ит җитештерелде.

Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән без чын мәгънәсендә горурланабыз.

Киләчәктә дә районыбызның, республикабызның үсешендә район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә өлеше зур, уңышларыбыз мулдан, хезмәт нәтиҗәләребез югары булыр, дип ышанам. Республикабыз җитәкчелеге – Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәтебезгә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Хөрмәтле район уңганнары! Сез табыннары- быз муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт куясыз. Авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Елның бер генә көнендә дә бу тармакта эш туктап тормый. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез мактауга һәм хөрмәткә лаек.

Аерым рәхмәтем – авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлешләрен керткән ветераннарга. Барыгызны да бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Табыннарыбыз һәрчак мул булсын.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев