САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин бәйрәм белән котлый

04 ноября 2018, 19:59

1800

0

0

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин бәйрәм белән котлый

Без бүген дәүләтебезнең төп бәйрәмнәренең берсен – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез.

Районыбыз – күп еллар дәвамында тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган төбәк. Бездә  буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен беләләр, яшь буынга туган җирне ярату, башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләр тапшырыла. Район халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Ватаныбызның үсешенә лаеклы өлеш кертә. Төрле милләт вәкилләренең дустанә мөнәсәбәттә, ярдәмләшеп эшләүләре бүгенге уңышларыбызның нигезен тәшкил итә. Моның киләчәктә дә шулай булуына ышанам.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне бәйрәм уңаеннан ихластан котлап, һәммәбезгә бердәмлек, ныклык, күңел күтәренкелеге, илгә-көнгә тынычлык, игелекле гамәлләр һәм иминлек телим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X