САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мортыш –Тамак авылында гомер итүче Миңнегалиева Розалия Соббух кызының бүген күркәм бәйрәме

21 августа 2019, 08:20

1937

0

5

Мортыш –Тамак авылында гомер итүче Миңнегалиева Розалия Соббух кызының бүген күркәм бәйрәме

Мортыш –Тамак авылында гомер итүче Миңнегалиева Розалия Соббух кызының 21 августта күркәм юбилее.

Кадерле әниебез! Сине матур юбилеең белән ихлас тәбрик итәбез! Рәхмәт, әни, әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, иркэләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сина тирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер- хөрмәттә , әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сина!

Җирдә булган бөтен шатлыгыңны, Хисләреңнең иң-иң яктысын, Йорәк әрнүеңне, хыялыңны, Уйларыңның иң-иң татлысын Тик син безгә, безгә багышладың, Һәм бүген дә моны аклыйсың.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек Юлдаш булсын, әни, гомергә. Йортыбызны җылытучы учак, Нур сибүче кояш син безгә.

Сине яратып кызларың, кияүләрең, оныкларың. Бу теләкләргә әтиебез Ринат та кушыла.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X