САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миннемөсәббиха апа 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

24 декабря 2018, 14:18

1551

0

1

Миннемөсәббиха апа 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген, 24 декабрь көннне, Шәрләрәмә авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Шәяхмәтова Миннемөсәббиха Латыйп кызына 95 яшь тулды.

Миннемөсәббиха апа Минзәлә районы Әтрәкле авылында туган. Яшьлеге сугыш чорларына туры килеп, Казанда хәрби заводта хезмәт куя. Соңыннан тормыш иптәше Әхмәт абый белән аның туган авылы Шәрләрәмәгә кайталар, гомер буе колхозда тырыш хезмәт куялар, алты бала үстерәләр. 
Миннемөсәббиха апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга шулай ук котлау сүзләрен район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова җиткерделәр. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X