САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Матбугат ветераны Равил Гыймадиевка – 80 яшь

03 ноября 2018, 08:43

1591

0

2

Матбугат ветераны Равил Гыймадиевка – 80 яшь

Район матбугаты турында сүз чыгуга, күпләрнең күңеленә Равил Гыймадиев исеме киләдер. Чыннан да, аны 49 ел гомерен район газетасы, җирле радиотапшырулар редакциясендә эшләүгә багышлаган, ничә буын журналистларының остазы булган Равил абыебыздан башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Ул һәрвакыт үзенең төгәллеге, язмаларының актуаль һәм эчтәлекле, йөгерек телле булуы белән аерылып торды. Без, аның янәшәсендә эшләү бәхете тигәннәр, Равил абыйның зыялы, киң кырлы белемле кеше булуына соклана идек. Әле хәзер дә, элеккерәк еллар турында мәгълүмат кирәк, нәрсәнедер ачыклыйсы булганда, без аңа мөрәҗәгать итәбез. Ул бик теләп, хатирәләре белән уртаклаша, киңәшләрен бирә.

Равил Мөбарәк улы 1938 елның 3 ноябрендә Актаныш районының Актаныш авылындаэшче-хезмәткәр гаиләсендә туа. 1947 елда Сарман урта мәктәбенә укырга керә һәм аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый. 1957елда армия сафларына алына, авиация мәктәбен тәмамлап, сугышчан полкта бомбага тотучы «Ил-28» самолетларында укчы-радист була. Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин белән бергә хезмәт итә, булачак космонавт Юрий Гагарин белән очраша.

Хезмәтне тәмамлагач, аның тормышы редакция белән бәйләнә. Мәктәп яшеннән үк язган егет 1961 елда район газетасына әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. 1963 елдан – бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары, җирле радиотапшырулар бүлеге мөдире була. Читтән торып КДУның журналистика бүлеген тәмамлый. 1970 елдан – СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Матбугат отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Президентының Грамотасы, медальләр, күпсанлы мактау кәгазьләре иясе. Аның дистә ел ВЛКСМның райком бюросы әгъзасы, чирек гасыр пропагандист, халыкара лектор, 35 ел район Сабантуйлары комментаторы булуын әйтү дә кирәктер. Болардан тыш ул – байтак сценарийлар, «Әлмәтем – гүзәл бишегем», «Бәйгеләрдән – яңа гасырга», «Без  – авыл балалары» җыентыклары авторы.

Хезмәтендә язмалары белән хакыйкатьне ярып салучы, тормышта гаделлек өчен көрәшче булганы өчен яраттылар һәм яраталар Равил абыйны. Җәмәгате Рәмзия апа да – үзе кебек тынгысыз, туры сүзле кеше. Аларның гаиләләре Сарманда күпләргә үрнәк булып тора.   Ике ул тәрбияләп үстереп, аларга югары белем бирделәр. Бүген оныклар, оныкчылар бәхетенә куанып, тыныч имин картлык кичерәләр.

Берничә ел элек газетабыз хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Равил абый : «…Тормышта югалып калмадык, Әмма беребез дә Фәнис (шагыйрь Фәнис Яруллин) күтәрелгән биеклекә, халык мәхәббәтенә менеп җитә алмадык», - дигән иде. Райондашлар Сезнең иҗатны яраталар,  үзегезне хөрмәт итәләр, яныгызга киңәшкә киләләр. Бу түгелме биеклек, халык мәхәббәте?! Равил абый, сәламәт булыгыз, якыннаргызның кадер-хөрмәтендә, Рәмзия апа белән тигезлектә озак еллар матур гомер кичерергә язсын.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы.

Фото – Равил абыйның гаилә архивыннан.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X