САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кормаш авылында яшәүче Минҗамал Лотфуллинага 90 яшь тулды 

09 июля 2018, 16:15

1782

0

0

Кормаш авылында яшәүче Минҗамал Лотфуллинага 90 яшь тулды 

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, авыл фельдшеры Мияссәрә Мөхәммәтшина, балалары, оныклары тәбрикләделәр. Гүзәл Рифкатовна юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Чисталыгы, пөхтәлеге, уңганлыгы белән үрнәк Минҗамал апа күңел матурлыгын саклап, якыннарына бәхет өләшеп яши. Яшәгән йортыннан нур балкып, ихатасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра аның. 
- Мине хөрмәтләгәнегез өчен, Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын. Теләгән теләкләрегез үзегезгә дә барып ирешсен. Исән-сау йөрегез, - дигән теләктә озатып калды ул кунакларны. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X