САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Халыклар бердәмлеге көне белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның котлавы

04 ноября 2021, 04:03

726

0

0

Халыклар бердәмлеге көне белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның котлавы

Хөрмәтле сарманлылар! 
Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлыйм! Бу бәйрәмнәр үз Ватанын яратучы, халыклар бердәмлеге, гражданнар теләктәшлеге һәм патриотизм идеяләрен, әхлак һәм кешелеклелек, закон һәм гаделлек принципларын үз иткән һәркемне берләштерә. 
Безгә Татарстанда – күпмилләтле, имин үсеш юлындагы республикада гомер итәргә насыйп булды. Без илебезнең, республикабызның данлы тарихы белән горурланучы һәм киләчәккә ышаныч белән караучы бердәм халык булып яшибез. Гасырлардан гасырларга күчкән милли, рухи кыйммәтләребезне алмашка килүче яшь буыннар да кадерле мирас итеп кабул итсен, һәм алар бөек Ватаныбыз, кадерле республикабызның яңа казанышлары өчен ышанычлы нигез булсын иде. 
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Ил-көннәребез тыныч, имин булсын. 
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев