САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Насыйбулла кызы Шәйдуллинага кичә 100 яшь тулды.

11 июня 2019, 09:52

1417

0

1

Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Насыйбулла кызы Шәйдуллинага кичә 100 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткаларын, истәлек бүләкләре тапшырды. Өч дистә елдан артык абыстай хезмәте башкарган, авылдашларын соңгы юлга озатуда зур ярдәм иткән Зәкия апа бүгенге көндә дә биш вакыт намазын калдырмый, бик чиста, пөхтә. Ул – сәяси репрессия корбаны да. Аны мәртәбәле бәйрәме белән район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, авыл ветераннар советы рәисе Галия Нургалиева да тәбрикләделәр, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Балалары, оныклары, туганнары да юбилярга зур хөрмәт күрсәттеләр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев