Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Вәлиева Нурдидә Закир кызына бүген 95 яшь тулды

--, 10 сентябрь 2018 - 15:38
1406
0
1

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова, социаль яклау бүлеге, авыл ветераннар советы, мәктәп җитәкчелеге, авылдашлары, балалары да юбилярга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш теләделәр. 
Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Нурдидә апа бүгенге көндә дә зыялы, гыйлемле, акыллы киңәшче булуы белән үрнәк. Ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек тели ул. 
- Тамак тук, өс бөтен, сыйланып, рәхәтләнеп ял итеп яткач, хәзер өлкәннәр озак яши, - ди ул, уенын-чынын бергә кушып, бүгенге тормышына шөкерана кылып. 
Зиһене, хәтере яхшы булуы белән дә кунакларны таң калдырды Нурдидә апа һәм үзе язган шигырьләрен яттан сөйләп, бүләк итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте