САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Музалевская Әнисә Котдус кызының 21 сентябрьдә — 55 яшьлек юбилее!

21 сентября 2019, 10:00

3452

0

0

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Музалевская Әнисә Котдус кызының 21 сентябрьдә — 55 яшьлек юбилее!

Казахстан якларында туыпүскән, хәзерге көндә Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Музалевская Әнисә Котдус кызының 21 сентябрьдә — 55 яшьлек юбилее!

Кадерле әниебез! Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әниебез. Без сырхаулап ятканда, күкрәгеңә кысып, “җан җимешем, балам” дип, чын күңелдән борчылучы син, әни!

Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә сәламәтлек белән гомер итәргә язсын.

Бу тормышның агын-караларын,

Кайгы-шатлыкларын күп күрдең.

Көнне-төнне, очын-очка ялгап,

Безне кадерләп син, әни, үстердең.

Иң изге теләкләр белән, Женя-Рузил, оныгың Алина, Максим-Гөлназ. Бу теләкләргә Илшат абый да кушыла.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X