САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков Корбан бәйрәме белән тәбрик итә

31 июля 2020, 09:20

2675

0

1

Имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков Корбан бәйрәме белән тәбрик итә

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән Бөек Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм. Бу мөбарәк бәйрәм һәрберебездә иман нурын арттыра, изгелекләргә омтылу хисләрен уята. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, районыбызда рухи тәрбиянең көчәюе, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган иман юлына кайту бик нык сизелә: дини бәйрәмнәребезгә игътибар артканнан-арта бара. Мәчетләрдә яшь буынның күпчелек булуы аеруча сөендерә. Корбан бәйрәмен дә район халкы ныклы әзерлек белән каршылый. Алдан ук корбанлыклар әзерләп, корбан чалып, без бит авыррак хәлдәгеләрне тернәкләндереп җибәрәбез, шатлык өләшәбез, шәф-катьлелек нуры таратабыз. Аллаһы Тәгалә бу бәйрәмебездә барыбызга да бәхет-сәгадәт, тынычлык, саулык-сәламәтлек, рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен бирсә иде! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Ихтирам һәм изге догалар белән, район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков.
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X