САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлүсә һәм Шәйхелмәрдән Ризатдиновлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр

21 января 2019, 08:35

1383

0

1

Гөлүсә һәм Шәйхелмәрдән Ризатдиновлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр

Яңа Әхмәт авылында яшәүче Гөлүсә һәм Шәйхелмәрдән Ризатдиновларның бергә гомер итүләренә бүген 55 ел тулды.

Шул уңайдан авыл мәдәният йортында бик матур кичә үткәрелде. Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парны иң элек гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина котлады, аларга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятеннән Нурсинә Хәйруллина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, якыннары, авылдашлары, авылларның ветераннар советлары рәисләре дә юбилярларга җылы теләкләрен ирештерделәр. Рөстәм Могыйнов, Рәисә Фәртдинова, Алинә Галиева, Айгөл Минһаҗева, Таһирҗан Зариповбашкаруындагы җырлар кичәне тагын да бизәде. Аны Сәмәрә Хәйруллина алып барды.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X