САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Габделхәй абый гомер бәйрәмен билгеләп үтте

09 апреля 2019, 09:43

1223

0

0

Габделхәй абый гомер бәйрәмен билгеләп үтте

6 апрель көнне Саклаубаш авылында яшәүче сәхнә ветераны, район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Фәрхетдинов Габделхәй Габделхак улына 80 яшь тулды.

 

Аны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, район Советының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. 
- Сез Фәния апа белән матур гомер кичердегез, үзегез кебек үк җырга, музыкага гашыйк балалар үстердегез. Алга таба да исән-сау булып, балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгызның игелек-куанычларын күреп, озак еллар яшәргә язсын сезгә, - диде ул. 
Габделхәй абыйны 80 яшьлек юбилее белән “Сарман” кинотеатры җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов та тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде. Юбилярны котларга балалары, онык-оныкчыклары, якыннары, күрше-тирәләре дә җыелган иде. Аларның да юбилярга җиткерәсе изге теләкләре күп иде. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев