САРМАН
  • Рус Тат
  • Фоат абый 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте

    --, 17 октябрь 2018 - 11:10
    564
    0
    0

    13 октябрь көнне Дими-Тарлау авылында яшәүче Борһанов Фоат Гыймазетдин улына 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, юбиляргә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Фоат абыйны шулай ук район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова һәм Петровка Завод авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айдар Хөснетдинов тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: