САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чукмарлы авылында туып-үсеп, шунда гомер итүче кадерле кешебез Фәтхетдинова Зөлфия Тимерҗан кызы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

01 сентября 2019, 07:27

2974

0

2

Чукмарлы авылында туып-үсеп, шунда гомер итүче кадерле кешебез Фәтхетдинова Зөлфия Тимерҗан кызы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син-һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешелекле. 
Әни! Әти белән бергә безне үстердегез, тормышта сабыр, игелекле булырга өйрәттегез. Бүген дә безне кайгыртып, безнең өчен янып-көеп яшисез. Барысы өчен дә рәхмәт үзегезгә. 
Сиңа гомер юлының озынын, бәхетлесен, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. 
Кояш җылысына җыелгандай 
Сыенабыз, әни, яныңа. 
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп, 
Яшә, әни, яшә тагын да. 
Кайткан саен синең яннарыңа, 
Колач җәеп каршы киләсең. 
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә, 
Безнең өчен һәрчак кирәк син. 
Сине яратып, әтиебез Фәнил, кызларың, кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев