САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның мөрәҗәгате

09 мая 2021, 14:53

1036

0

0

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

1945 елның Җиңү языннан безне 76 ел аерып торса да, барыбыз өчен дә моннан да яктырак һәм олырак бәйрәм юк. Илебез бәйсезлеген саклап калган геройларның үлемсез батырлыгы — һәрберебезнең йөрәгендә. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларның якты истәлеге алдында баш иябез. Сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, солдат толларына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бөек Ватан сугышында Җиңү – ул милли горурлык, хәрби дан һәм илебез халкының бердәмлеге символы. Үсеп килүче буын һәм бүген Ватанны саклаучылар сафларында хезмәт итүче яшьләр өчен ныклык һәм каһарманлык үрнәге булып торучы ветераннарның һәммәсе алдында без чиксез бурычлы.

Бөек бәйрәмебез белән котлап, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим! Тынычлыкның кадерен белик.

Җиңү Көне котлы булсын!

 

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев