САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Азалак авылында Мәүлидә Сәйетгали кызының олуг юбилеен бәйрәм итәләр

29 марта 2018, 13:24

2081

0

1

Азалак авылында Мәүлидә Сәйетгали кызының олуг юбилеен бәйрәм итәләр

Мәүлидә Сәйетгали кызы Салиховага бүген 90 яшь тулды. Истәлекле көне белән аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул ветеранга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән истәлек бүләге тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар берлеге әгъзасы Суфия Әхмәдуллина, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, мәктәп директоры Фирдәвес Гайнетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәлия Фәрлукшина да юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар кадер-хөрмәте теләделәр. Килендәше Гөлүсә апа, күршесе Фирдания Гәрәйханова, кызы Кәримә апа да, аның үткән тормышын, хезмәт юлларын барлап, чыннан да, тирән хөрмәткә лаеклы икәнен әйттеләр. Кеше күңелен йомшартыр, аның нечкә кылларына үтеп керер өчен, әллә ни кирәк тә түгел шул. Гади игътибар җитә. Юбилей көнендә үзен зурлап килгән кунакларның, туганнарының күп булуына бик сөенде Мәүлидә апа.

  • Аллага шөкер, эшләдек тә эшләдек, бер дә тик тормадык. Бүгенге көндә дә, хәрәкәттә - бәрәкәт, дип, йөрештереп торам әле, - дип шаяртты юбиляр.

Җиде сыйныф тәмамлау белән, колхозга эшкә чыккан кыз 70 яшенә кадәр хезмәт куя. Прицепщик, аннан соң тракторчы да булып эшли. Атаклы директор Язкар Курмашев кул астында мәктәптә “чисталык начальнигы” була, хуҗалык эшләре буенча мөдир вазифаларын да бик төгәллек белән башкара. Тормыш иптәше Габделхай абый белән 40 елдан артык матур гомер кичерәләр, бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Мәүлидә апа авылда үзләре нигез салган йортта берүзе яши. Йорты – курчак өе кебек, төзек, заманча, матур. Балалары-оныкларын тәмле ризыкларын пешереп, мунчасын ягып каршы ала ул.

  • Аллага шөкер, тормышлар әйбәт. Исән-имин яшәргә язсын, - ди ул.

Куанычлы мизгелләрең алдагы көннәрдә дә күп булсын, Мәүлидә апа. Бәхетле һәм сәламәт яшә.   

Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

                              Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X