САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Балтамакта туып-үскән Таһир абый Исламовка 90 яшь тулды

15 апреля 2016, 13:21

741

0

0

Балтамакта туып-үскән Таһир абый Исламовка 90 яшь тулды

Балтамак авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Исламов Таһир Ислам улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Дашгын Гасанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, Рангазар авыл җирлеге башлыгы Гомәр Бариев, авыл ветераннар советы рәисе Азия Хисаметдинова тәбрикләделәр. Гүзәл Рифкатовна ветеранга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Ветеран япон сугышын да үткән. 1943 елда китеп, туган авылына 1951 елда гына әйләнеп кайткан. Дәһшәтле еллар авырлыгын тойган батыр солдатның күкрәген орден-медальләр бизи. Юбилей көнендә тагын берсе өстәлде - хәрби комиссар аны Кызыл Армия һәм Хәрби Диңгез флотына 95 ел тулу уңаеннан истәлек медале белән бүләкләде.

Сугыш ветераны тормыш иптәше Мөзәккирә апа белән бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә хөкүмәт тарафыннан бүләк ителгән фатирда яши. Үзләрен хөрмәт итеп килгән кунакларга рәхмәтләрен белдереп, авылдашларына зур сәламнәрен юлладылар.

Тату, үрнәк гаиләдә дүрт бала үстергәннәр. Өчесе табиб булып эшлиләр. 8 онык, 7 оныкчыклары бар. Яр Чаллыда яшәүче уллары Рәсим, киленнәре Сәрия һәрвакыт яннарында, үзләренә олы тәрбия кылалар. Бүгенге тормышларыннан бик канәгать булып, Ходайга рәхмәтле булып яшиләр Исламовлар.

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев