САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда Хөмәйрә апа Зариповага 90 яшь тулды

12 марта 2016, 18:01

792

0

0

Сарманда Хөмәйрә апа Зариповага 90 яшь тулды

Кәүҗияк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Сарманда гомер кичерүче Зарипова Хөмәйрә Нигъматҗан кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны тәбрикләргә, якыннарының сөенечен уртаклашырга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин барды. Ул Россия Президентының котлау хатын, истәлек бүләге тапшырып, юбилярга матур теләкләрен җиткерде. "Путинны бик ярата әнкәй, телевизордан да гел күзәтеп кенә тора үзен", - диештеләр Хөмәйрә апаның балалары. Дәһшәтле сугыш елларын кичкән, ләкин барлык авырлыкларны сабырлык, түземлек белән үткәргән ветеранны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, район ветераннар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов та тәбрикләделәр. Үзе дә ишле гаиләдә үскән Хөмәйрә апа 6 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 11 онык, 16 оныкчык (Алла боерса, тагын икене көтәләр), 1 оныкның оныгы куанычларын да күрә ул. Бер дә эшсез утырырга яратмый ветеран. Хәзер дә элекке шөгыльләрен ташламаган: тегүен дә тегә, киемнәрне кыскартып бирергә кирәк булса, тиз генә анысын да башкара. Китаплар укырга ярата. "Әнкәй укымаган китап калмагандыр инде, мөгаен", - диләр киленнәре. Бик зиһенле, гыйлемле үзе. "Ил-көннәребез тыныч булсын, куанычлар белән сихәтлектә, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын", - дигән изге теләктә ул. Инде Ходай Тәгалә алдагы көннәрен дә үзенә җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар сөенече белән яшәүләрне насыйп итсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев