САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яңа ел бәйрәме уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итә

30 декабря 2015, 09:53

733

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яңа ел бәйрәме уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итә

Хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар!

Са­нау­лы сә­гать­ләр­дән без яңа 2016 ел­га аяк ба­са­быз. Ул без­не та­рих­ның та­гын бер яңа бас­кы­чы­на кү­тә­рә. Бу ми­нут­лар­да һәр­кай­сы­быз, га­дәт­тә­ге­чә, үт­кән бе­лән ки­лә­чәк ара­сын­да­гы шу­шы кыс­ка гы­на миз­гел­дә үзе­без өчен ис­тә­лек­ле ва­кый­га­лар­ны күз­дән ки­че­рә­без.

2015 ел иле­без, рес­пуб­ли­ка­быз өчен мө­һим бул­ган ис­тә­лек­ле да­та­лар елы бу­лып та­рих­ка ке­реп ка­ла.

Май аен­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да Җи­ңү­нең 70 ел­лык дан­лы юби­ле­ен тан­та­на­лы шарт­лар­да бил­ге­ләп үт­тек. Җи­ңү­че­ләр­нең ба­тыр­лы­гын ис­кә ал­дык, бү­ген ара­быз­да яшәү­че ве­те­ран­на­ры­быз­ны зур­ла­дык.

Баш­ка­ла­быз Ка­зан­да су спор­ты төр­лә­ре бу­ен­ча дөнья чем­пи­о­на­ты үт­те.

У­зып ба­ру­чы ел без­не Та­тарс­тан АССР тө­зе­лү­нең - 95, ра­йо­ны­быз ое­шу­ның - 85, рес­пуб­ли­ка­быз­ның су­ве­ре­ни­те­ты ту­рын­да Дек­ла­ра­ция ка­бул ите­лү­нең 25 ел­лык юби­лей­ла­ры бе­лән дә истә калачак.

А­выл хез­мәт­чән­нә­ре өчен 2015 ел киеренке ел бул­ды. Уңыш­лы гы­на баш­ла­нып кит­сә дә, ел­ның җәй ба­шы без­не ко­ры­лык бе­лән, урып-җыю чо­рын­да озак­ка су­зыл­ган яң­гыр­ла­ры бе­лән сы­на­ды.

Лә­кин иген­че-тер­лек­че­лә­ре­без та­би­гать сы­на­вын уңыш­лы үт­те. Ра­йо­ны­быз кыр­ла­рын­нан 106 мең тон­на аш­лык җы­еп алын­ды. 83 мең тон­на­дан ар­ты­гы эле­ва­тор­лар­га оза­тыл­ды. Зәй ши­кәр за­во­ды­на 275 мең тон­на ши­кәр чө­ген­де­ре җи­бә­рел­де. 4 мең тон­на рапс тап­шы­рыл­ды. Шарт­лы тер­лек ба­шы­на 44 цент­нер кү­лә­мен­дә тер­лек азы­гы хә­зер­лән­де.

Сө­рү­лек җир­лә­ре­нең һәр гек­та­ры­на 62 ки­лог­рамм тәэ­сир итү­че мат­дә кү­лә­мен­дә ми­не­раль аш­ла­ма кер­тел­де.

Тер­лек­че­лек­тә дә нә­ти­җә­ләр ку­а­ныч­лы. Тер­лек­ләр­нең баш са­ны ки­ме­мә­де. Ра­йон­да, 11 ай­лык нә­ти­җә­ләр бу­ен­ча, 13 мең 460 баш мө­гез­ле эре тер­лек исәп­лә­нә, шул исәп­тән 5137 са­вым сы­ер. 841 баш дуң­гыз, 956 баш са­рык үр­че­те­лә.

11 ай­га 15 мең цент­нер ит җи­теш­те­рел­де, 197 мең цент­нер сөт са­вып алын­ды.

Со­ци­аль үсеш­нең төп прог­рам­ма­ла­рын га­мәл­гә ашы­ру элек­ке­чә ту­лы кү­ләм­дә дә­вам ит­те.

10 мең квадрат метр­дан ар­тык то­рак са­лын­ды. План 102 про­цент­ка үтәл­де.

Со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча ра­йон үзә­ген­дә 18 фа­тир­лы йорт тө­зел­де, шу­шы көн­нәр­дә аны фай­да­ла­ну­га тап­шы­ра­чак­быз.

Фе­де­раль прог­рам­ма бу­ен­ча:

- 13 яшь га­и­лә­гә 10 мил­ли­он сум­нан ар­тык суб­си­дия кайт­ты,

- бар­лы­гы 372 су­гыш ве­те­ра­ны, шул исәп­тән бы­ел 6 ве­те­ран, то­рак шарт­ла­рын ях­шырт­ты;

- 6 ятим ба­ла­га квар­ти­ра би­ре­лә.

Күпфа­тир­лы йорт­лар­га 32 мил­ли­он сум­лык кап­ре­монт эш­лә­ре баш­ка­рыл­ды. Ки­лә­се ел­га да бу эш­ләр дә­вам итә­чәк. План­га та­гын 13 йорт кертелде.

Ра­йо­ны­быз­да мә­дә­ни­ят, спорт, ме­ди­ци­на объ­ект­ла­ры тө­зе­ле­ше дә­вам итә.

Бы­ел "А­выл клу­бы" фе­де­раль прог­рам­ма­сы бу­ен­ча Лә­ке авы­лын­да мә­дә­ни­ят үзә­ге фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ды. Шу­шы ук би­на­да ФАП та ур­наш­кан.

Ис­ке Мин­зә­лә­баш, Ис­ке Кә­шер, Кәү­җи­як, Бик­мәт авыл­ла­рын­да яңа мо­дуль­ле ФАП­лар саф­ка бас­ты.

4 авыл­да ФАП­ка, Сак­лаубаш учас­ток боль­ни­ца­сы­на ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рел­де.

Җә­лил­дә, Нөр­кәй­дә - спорт мәй­дан­чык­ла­ры, Сак­лау­баш­та ве­те­ри­на­рия пунк­ты, участ­ко­вый йор­ты тө­зел­де. Шун­дый ук йорт Ис­ке Кә­шер авы­лын­да да тап­шы­рыл­ды.

Иң шат­лан­дыр­га­ны - ра­йон үзә­ге­нең яңа мик­ро­ра­йо­нын­да күп­тән кө­теп ал­ган 120 урын­лы ба­ла­лар бак­ча­сын тө­зеп бе­тер­дек. Бү­генге көндә ул уңыш­лы гы­на эш­ләп ки­лә.

2015 ел рес­пуб­ли­ка­да Парк­лар, ск­вер­лар елы дип игъ­лан ител­гән иде. Үзәк ял пар­кы­ның Мәң­ге­лек ут мо­ну­мен­ты­на 14 мил­ли­он сум­лык ре­конст­рук­ция үт­кә­рел­де.

Сар­ман­да, Җә­лил­дә урам ут­ла­ры ту­лы­сын­ча энер­гия сак­лау­чы ди­од­лы лам­па­лар бе­лән алыш­ты­рыл­ды.

Рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­ла­ры яр­дә­ме бе­лән ра­йон­да юл­лар тө­зү-ре­монт­лау, су ли­ни­я­лә­рен яңар­ту эш­лә­ре дә­вам ит­те.

А­гым­да­гы ел­да мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә дә уңыш­ла­ры­быз шак­тый, ма­тур гы­на кон­церт­лар уз­ды, ха­лык­ның мә­дә­ни ялын оеш­ты­ру­га игъ­ти­бар арт­ты.

2015 ел­да сә­я­си тор­мы­шы­быз­да зур та­ри­хи ва­кый­га бул­ды. 13 сен­тябрь көн­не Рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­тын, җир­ле үзи­да­рә де­пу­тат­ла­рын сай­ла­дык.

Ә­йе, узып ба­ру­чы ел га­ди ге­нә бул­ма­ды. Шул ук ва­кыт­та аның йом­гак­ла­ры ир­тә­ге­се көн­гә ыша­ныч бе­лән ка­рар­га мөм­кин­лек би­рә.

Хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар!

Без­нең бү­ген­ге иреш­кән­нә­ре­без - фи­да­карь хез­мәт нә­ти­җә­се. Уңыш­ла­ры­быз­ның һәр­бер­се без­нең өчен бик ка­дер­ле.

Я­ңа ел якын­лаш­кан сә­гать­ләр­дә һәр тар­мак­та хез­мәт ку­ю­чы бар­лык ра­йон­даш­лар­га, ве­те­ран­нар­га фи­да­карь хез­мәт­лә­ре, кыл­ган иге­лек­ле га­мәл­лә­ре өчен рәх­мәт сүз­лә­рен җит­ке­рәм.

Һәр эш­тә яр­дәм күр­сә­теп то­ру­чы рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­лә­ре­нә - Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Миңне-ха­нов­ка, Дәү­ләт Со­ве­ты, Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты­на, "Тат­нефть", "Чел­тәр ком­па­ни­я­се" бер­ләш­мә­лә­ре­нә, "Җә­лил­нефть" ида­рә­се­нә олы рәх­мә­тем­не бел­де­рәм.

Ка­дер­ле ра­йон­даш­лар!

Сез­не бар­ча­гыз­ны да Яңа ел бе­лән кот­лыйм. Ул һәр йорт­ка имин­лек, га­и­лә­ләр­гә ты­ныч­лык, мул­лык һәм бә­хет-шат­лык­лар ки­тер­сен иде!

Сез­нең һәр­бе­ре­гез­гә рух нык­лы­гы, кү­ңел көр­ле­ге һәм сә­ла­мәт­лек те­лим. Ил-кө­не­без ты­ныч, ба­рыр юл­ла­ры­быз киң, ту­ар таң­на­ры­быз имин бул­сын.

2016 ел яңа уңыш­лар алып кил­сен. Яңа ел­лар кот­лы бул­сын!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев