САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин игелекле булырга өнди

03 декабря 2015, 06:14

636

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин игелекле булырга өнди

Бүген - 3 де­кабрь­дә Ха­лы­ка­ра ин­ва­лид­лар кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Ха­лы­ка­ра ин­ва­лид­лар кө­не үт­кә­рү алар­ның проб­ле­ма­ла­ры­на игъ­ти­бар юнәл­тү, алар­ның мән­фә­гать­лә­рен, хо­кук­ла­рын һәм имин­ле­ген як­лау­га, җәм­гы­ять­нең игъ­ти­ба­рын ин­ва­лид­лар­ның сә­я­си, со­ци­аль, икъ­ти­са­ди һәм мә­дә­ни тор­мыш­та кат­на­шу­ын­нан ал­ган өс­тен­лек­ләр­гә юнәл­де­рү­гә ба­гыш­лан­ган. Бу көн игъ­лан итү­нең мак­сат­ла­ры - ке­ше хо­кук­ла­рын ту­лы­сын­ча һәм ти­гез үтәү, ин­ва­лид­лар­ның җәм­гы­ять тор­мы­шын­да кат­на­шу­ы­на ире­шү.

Бү­ген ра­йон­да төр­ле ка­те­го­ри­я­дә­ге 3132 ин­ва­лид яши. Алар­ның 307се - ба­ла­чак­тан ин­ва­лид, 173е - 18 яшь­кә ка­дәр бул­ган ба­ла­лар. 171 ке­ше­гә өй­лә­рен­дә һәм Җә­лил карт­лар һәм ин­ва­лид­лар ин­тер­нат йор­тын­да со­ци­аль хез­мәт күр­сә­те­лә.

Ин­ва­лид­лар кө­нен ел са­ен ун­көн­лек итеп бил­ге­ләп үтә­без. Бу чор­да алар­га игъ­ти­бар­ны та­гын да кө­чәй­тү мак­са­тын­нан, төр­ле ча­ра­лар оеш­ты­ры­ла. Бы­ел­га да эш пла­ны рас­лан­ды. Сүз дә юк, без алар­ны ел әй­лә­нә­се игъ­ти­бар бе­лән чор­нар­га, кай­гыр­ту күр­сә­тер­гә ти­еш. Ә ун­көн­лек­тә оеш­ма-уч­реж­де­ние җи­тәк­че­лә­ре, эш­мә­кәр­ләр алар­га ка­ра­та иге­лек­ле га­мәл­ләр­не та­гын да күб­рәк эш­ләр­ләр, дип ыша­нам. Яз­мыш та­ра­фын­нан ким­се­тел­гән­нәр өчен кул­дан кил­гән­нең ба­рын да эш­лик, алар­ны яр­дә­ме­без­дән таш­ла­мыйк.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев