САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мортыштамак авылыннан Яхъя һәм Тәрҗимә Якуповлар Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр

16 ноября 2015, 05:07

694

0

0

Мортыштамак авылыннан Яхъя һәм Тәрҗимә Якуповлар Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр

2015 нче елның 9 нчы ноябрендә Сарман районы Мортыштамак авылында яшәүче Якупов Яхъя Хөсәен улы һәм Тәрҗимә Габдрахман кызы Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Бу пар - авылның ихтирамын казанган күркәм гаилә. Төпле фикере булган, тырыш, бер минутында бушка сарыф итәргә күнекмәгән Яхъя абый хезмәт юлын тракторист булып башлап җибәрә. Мортыштамак авылының уңган, булган, тырыш кызы Тәрҗимә апа белән гаилә кора.

Бу гаиләнең 55 еллары бушка үтмәгән. Артка борылып карасаң искә алырлык вакыйлар бихисап. Алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

Юбилярларны котларга бик күп туганнары, дуслары килгән иде. Котлауларга без дә кушылып, бу матур парларга алдагы көннәрендә дә уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет теләп калабыз.

Мәгълүмат http://sarmanovo.tatarstan.ru/ алынды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев