САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Имәндә Касыйм абый Маликовка 90 яшь тулды

07 августа 2015, 12:17

712

0

0

Яңа Имәндә Касыйм абый Маликовка 90 яшь тулды

Яңа Имән авылында яшәүче Касыйм Гайнемөхәммәт улы Маликов үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылый. Ул - Бөек Ватан сугышы инвалиды. Тормышта күпне күргән, сугыш михнәтләрен дә, ачлык елларын да үз җилкәсендә татыган ветеран, тыныч вакытта хезмәттә дә сынатмый. Җаваплы эшләрдә үзенә йөкләнгән вазифаны намуслы башкара. "Кеше малына кызыкмадым, эшемне яратым башкардым, Аллага шөкер", - ди Касыйм абый, горурланып та, сөенеп тә. Аны олуг юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, авыл җирлеге башлыгы Илүс Вахитов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина тәбрикләделәр. Капка төбеннән үк яшьләрчә җитезлек, күңел көрлеге белән каршы алган ветеранга теләкләрнең иң матурлары яңгырады. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район җитәкчелегенең истәлек бүләкләрен зур дулкынлану белән кабул итте юбиляр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев