Чукмарлыда яшәүче Вәлиева Мөнәздәһа әбигә 90 яшь тулган. 2 оныгы белән яшәүче зиһенле, акыллы әбинең хәтере бик яхшы. Һәрнәрсәне, һәркемне исемнәре белән, төгәл, ялгышмыйча атый. Сабантуйга барам, ди. Бүләген дә әзерләгән инде.