САРМАН
  • Рус Тат
  • Шәйхелмәрдән абый бәйрәм уңаеннан барлык хатын-кызларга шигырь юллары багышлаган

    --, 8 март 2018 - 14:35
    151
    0
    0

    Гүзәл затларга
    Бәйрәм белән Сезне, гүзәл затлар!
    Чын күңелдән сөеп, яратып.
    Каршы алыйк бәйрәм көнегезне,
    Борчу-сагышларны таратып.
    Яз кояшы, җылы нурын сирпеп,
    Күрегезче, Сезне сәламли!
    Сез, Аналар, серле көчкә ия,
    Яктыртучы барча галәмне.
    Туар таңнарыгыз имин булсын,
    Нурлы булсын һәрчак иртәләр.
    Гомер юлыгызда, гүзәл затлар,
    Очрамасын Сезгә киртәләр!
    Шәйхелмәрдән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: