САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ха­лы­ка­ра ха­тын-кыз­лар кө­не белән котлый

08 марта 2018, 03:48

945

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ха­лы­ка­ра ха­тын-кыз­лар кө­не белән котлый

Язның тамчылар чыңына төренеп, җиһанга аяк баскан мәлендә без 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Бу матур бәйрәмнең яңарыш фасылына туры килүе очраклы түгел, чөнки нәкъ бу чорда табигать уяна, яңа тормыш башлана. Кояш нурларына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, наз, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагыла.
Кадерле хатын-кызларыбыз! Сез безнең өчен ышанычлы тыл, саекмас илһам чыганагы булып торасыз. Нәфис иңнәрегезгә гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү кебек мөһим бурычларны күтәрәсез, тормышыбыз, җәмгыятебез өчен әһәмиятле булган мәсьәләләрне хәл итүдә безнең беренче ярдәмчебез булып торасыз. Сез янәшәдә булганда, тормышыбыз ямьле һәм теләсә-кайсы авырлыкны җиңеп була. Сез илебез үсешендә дә актив катнашасыз, бизнеста, иҗтимагый-сәяси эшчәнлектә һәм башка тармакларда уңышларга ирешәсез. Сезне Яз бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Яз кояшы сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф һәм бәхет алып килсен! Якыннарыгыз янәшәсендә аларның назлы карашын тоеп, шатлык нурларына коенып яшәгез.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X