САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актив хәбәрчеләребезне юбилейлары белән котлыйбыз

20 февраля 2018, 05:28

1131

0

0

Актив хәбәрчеләребезне юбилейлары белән котлыйбыз

Ләшәү Тамак авылында яшәүче хәбәрчебез Әгъләмова Гөлсинур Рәшит кызына бүген - 20 февральдә - 60 яшь, Сарманда гомер итүче хәбәрчебез Гатауллин Әхнәф Фәтхелбаян улына 21 февральдә 80 яшь тула. Аларны юбилейлары белән ихлас котлыйбыз, исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар телибез.

Бу­ран

Ак бу­ран­нар­да югал­дың,

Ап-ак ат­ка ат­ла­нып.

Кайт­ма­дың ин­де бел­сәң дә

Кө­тә­сем­не шат­ла­нып.

Урам­да бу­ран ко­ты­ра,

Кар та­шый ба­су­лар­дан.

Көрт­ләр­не өеп куя ул,

Түз­ми­чә яр­су­лар­га.

Бу­ран­нар­ның уе юк, дип,

Кем­нәр ге­нә әй­тә­дер.

Әче бу­ран туз­гы­та да,

Җил­ләр алып ки­тә­дер.

Тың­лап ятам бу­ран ша­вын,

Үз уй­ла­рым­ны уй­лап.

Чия бо­так­ла­ры су­га

Тә­рә­зә­ләр­гә, уй­нап.

Ир­тән­гә бе­тәр лә бу­ран,

Са­ран ко­яш та ка­рар.

Кү­ңел­дә­ге бу­ран­нар да

Үз урын­на­рын та­бар...

Кай­чан бә­хет­ле

бу­ла­сың?

Кай­чан бә­хет­ле бу­ла­сың?

Сы­зы­лып таң­нар ат­кан­да­мы,

Ки­чен кө­тү кайт­кан­да­мы,

Әл­лә язын каң­гыл­да­шып

Кыр каз­ла­ры кайт­кан­да­мы?

Кай­чан бә­хет­ле бу­ла­сың?

Сөй­гән ке­шең әк­рен ге­нә

Си­ңа, «җа­ным», ди­гән­дә­ме,

Әл­лә ин­де ән­кә­ең­нән

Сә­лам ха­ты кил­гән­дә­ме?

Кай­чан бә­хет­ле бу­ла­сын?

Ба­лаң, «ән­нә», ди­гән­дә­ме,

Бе­рен­че ады­мын ат­лап

Си­ңа кар­шы кил­гән­дә­ме?

Кай­чан бә­хет­ле бу­ла­сың?

Бәл­ки, ба­лаң бе­рен­че кат

«Биш­ле» алып

кайт­кан­да­дыр

Яи­сә улың, хез­мәт итеп,

Ар­ми­я­дән кайт­кан­да­дыр?

Кай­чан бә­хет­ле бу­ла­сың?

Әй­теп бул­мый, ми­нем­чә,

Чөн­ки бә­хет тө­шен­чә­сен

Һәр­кем аң­лый үзен­чә.

Гөлсинур Әгъләмова

Мин - тө­зү­че

Мин - тө­зү­че, яңа йорт­лар

са­лам,

Кир­печ те­зеп, бо­лыт­лар­га

үр­ләп ба­рам.

Таш­ла­ры­ма ба­сып, ан­нан

таң­га ка­лам:

Нин­ди ма­тур тор­мы­шы­быз

җи­ре­без­дә.

Иген шау­лый диң­гез ке­бек

кыр­ла­рын­да,

Ма­ши­на­лар гөр­ләп үтә

юл­ла­рың­да,

Ка­нат как­кан тур­гай­ла­рым

җыр­ла­рын­да

Тор­мы­шым­ның шат ава­зын

ише­тәм мин.

Авыл­лар­ның үсә бар­ган

тө­зе­леш­лә­рен,

Ты­рыш хез­мәт яу­лап бир­гән

җи­меш­лә­рен,

Иген­че­нең җыр яң­гы­рат­кан

зур эш­лә­рен

Илем кыр­ла­рың­да кү­реп

шат­ла­нам мин.

Кө­чем ар­та шул чак­лар­да

бе­ләк­ләр­дә,

Ма­тур-ма­тур уй­лар туа

те­ләк­ләр­дә,

Һәм ом­ты­лам ка­нат­ла­нып зур

эш­ләр­гә -

Тор­мыш та­гын ма­тур­рак

бул­сын дим мин!

Килде язлар

Ме­нә та­гын кө­теп ал­ган яз­лар

кил­де,

Яз шат­лы­гы ак нур­ла­ры бе­лән

кү­ңел­ләр­гә иң­де,

Һәр ма­тур­лык эзен сал­ган бу

кү­ңел­дә

Яз­мы-көз­ме, һәр­бер ва­кыт үз

җыр­ла­рын та­бар ин­де.

«Мин яра­там кыш­ны», - ди­еп

җыр җыр­ла­ган,

Шун­дый сүз­не ка­бат­ла­ган

юеш, сал­кын көз­лә­рен­дә.

Ту­ган җир­гә бе­ре­геп үс­кән

һәр­бар­ча­сы,

Яз­гы көн­гә сөю сак­лый

кү­ңе­ле­нең түр­лә­рен­дә.

Март ко­я­шы кыш яса­ган

боз­ны тиш­сә,

Ап­рель җи­ле бит­лә­рем­нән

сый­пап үт­сә,

Рәх­мәт­ле­мен шу­шы яз­га,

чә­чәк­ле май, сез­не кө­тәм,

Май­лар­дан соң, хо­зур­ла­нып,

мул уңыш­лы көз­не кө­тәм.

Сүн­мә­сен, дим, ал­тын нур­лар

Ту­ган җир­кәй өс­лә­рен­дә,

Тын­ма­сын җыр, ал­ма­шын­ган

яз­лар-көз­ләр ба­ры­шын­да.

Шөке­ра­на итеп Си­ңа, Раб­бым,

сәж­дә кы­лам,

Ка­дер­ли­мен Син ту­дыр­ган нигъ­мәт­ләр­нең ба­ры­сын да -

Чә­чәк атып уты­ру­чы

гөл­лә­рен дә,

Ба­су­лар­да чай­ка­лыш­кан

арыш-бо­дай, та­ры­сын да!

Әхнәф Гатауллин

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев