САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәләл җефетемә Харисова Рәйсә Рашат кызына, гомер бәйрәме- 50 яшьлек юбилее белән котлап, иң изге теләкләремне җиткерәм

05 января 2018, 16:45

1007

0

0

Хәләл җефетемә Харисова Рәйсә Рашат кызына, гомер бәйрәме- 50 яшьлек юбилее белән котлап, иң изге теләкләремне җиткерәм

5 январьда Урта Кәшер авылында гомер итүче сөйгән ярым,хәләл җефетем Харисова Рәйсә Рашат кызының гомер бәйрәме 50 яшьлек юбилее.
Кадерлем сине шушы гүзәл бәйрәмең белән тәбрик итәм.
Тәкъдирләрдә язган бәхетебез озын гомерле булсын. Тигез тормышта игелекле гомер кичереп,картлык көннәрдә бер-беребезгә терәк,кирәк булып,сөеп- сөелеп яшәргә язсын.
Шушы шигъри юллар сиңа бәйрәм бүләге булып барып ирешсен.
Ут чәчәге кебек әллә кайдан
Нур сибәсең якты дөньяга.
Тынгы белмәс бөтерчек җан син
Суыктамы әллә туганга?
Сабырлана гына барасың син,
Түзем җанга сыя барсы да.
Тигез картлык,балаларның бәхете
Өмет булып көтә каршыда.
Булганыңа шөкер кылып яшик,
Тигез сүтик гомер йомгагын.
Куанычлар тулы поезд булып
Килсен синең туар елларың.
Тормышыбыз матур син булганга,
Син терәгем минем,таянычым.
Төннәремдә- балкып янган йолдыз,

Борчуларда- бетмәс юанычым.

Сине яратып, тормыш иптэшен Айдар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X