САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле апабыз Харисова Рәйсә Рашат кызын туган көне - 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез

05 января 2018, 16:27

1114

0

0

 Кадерле апабыз Харисова Рәйсә Рашат кызын туган көне - 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез

Бүген 5 январьда безнең иң дә кадерле апабыз Харисова Рәйсә Рашат кызының туган көне 50 яшьлек юбилее. Ул Мамадыш районы Югары Сөн авылында туып үсеп бүгенге көндә Сарман районы Урта Кәшер авылында җизнәбез Харисов Айдар Котдус улы белән гомер кичерәләр.
Киң күңеленә дөньяның барлык изге сыйфатларын сыйдырган,ачык йөзле,ярдәмчел булуы белән сокландырып яшәүче Апабызны бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Кадерлебез! Киләчәктә дә көчле рухыңны сындырмый,тормышның һәр мизгелен кабатланмас җыр итеп яшә. Күңелеңнең нечкә кылларына тиеп үткән заман җилләренә бирешмә. Һәрвакыт шулай мөләем,сабыр булып кал. Сәләмәтлек беркайчан да ташламасын үзеңне.
Елап түгел,көлеп тугансыңдыр,
Йөзеңдә кояш елмая.
Синдәй кызлар үзгә бер ямь өсти
Балкып торган нурлы дөньяга.
Пакъ җаның борчу кичерсә дә
Югалтмыйча рух ныклыгын.
Син яшисең ут чәчәге булып
Сикелтәле шаулы тормышның.
Бәхет сине читләп үтеп китмәс,
Сабырлыкка ул да баш ия.
Кояш кебек дөньяга нур сибеп
Балкып яшә гүзәл,Апабыз!

Иң изге теләкләр белән сеңлеләрең: Роза,Равия .

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев