САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әниебез Әхмәтҗанова - Харисова Рәйсә Рашат кызын туган көне - 50 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз!

05 января 2018, 16:13

895

0

0

Әниебез Әхмәтҗанова - Харисова Рәйсә Рашат кызын туган көне - 50 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз!

Мамадыш районы Югары Сөн авылында туып,хәзерге көндә Сарман районы Урта Кәшер авылында гомер итүче,безнең өчен яшәү өлгесе,тормыш маягы булган иң газиз кешебез,сөекле Әниебез Әхмәтҗанова - Харисова Рәйсә Рашат кызының туган көне- 50 яшьлек юбилее.
Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә күңел матурлыгын саклап,җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә ул. Безне дә үзе кебек итагатьле,сабыр һәм түзем булырга,туганнарның,тормыш кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүгенге көндә дә ул безнең төпле киңәшче,җаныбызны җылытучы,гайлә учагын сүндерми саклаучы иң изге,иң кадерле илаһи зат.
Кадерле Әниебез сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез. Җир йөзендә синнән дә рәхимле,мәхәббәтле,синнән дә олы җанлы зат иясе юктыр. Син безнең өчен Әни дә,шул ук вакытта Әти дә булдың. Ходай Тәгалә сине саулык - сәламәтлектән,озын гомердән,бәхет- куанычлардан аермасын. Барлык безгә кылган яхшылыкларың изгелек булып меңе белән үзеңә әйләнеп кайтсын.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, безгә яшәү нурын биргән өчен. Без сине бик нык яратабыз,озын гомер,саулык сәламәтлек,яшәү дәрте телибез
Бәхетле һәм гомерле бул.
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Ни сорасаң,Ходай бирсен,
Күңел үзе сорар кирәген.
Гомерләрең озын булсын синең,
Белеп яшә,безнең өчен җирдә,
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән балаларың: улың Ренат,кызың Фәридә һәм дә аларның гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев