Бүген, 28 ноябрь көнне, Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Әниләр көне уңаеннан "Шәфкать" халыкны социаль яклау үзәгендә ял итүчеләр өчен кичә үткәрделәр. Анда иң кадерле кешеләребез - әниләргә багышланган җырлар яңгырады, мәкальләр әйтелде, табышмаклар чишелде, театральләштерелгән күренешләр күрсәтелде.