САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәхмутова Налия Харас кызын юбилее белән котлыйбыз!

14 октября 2017, 09:26

1039

0

0

Мәхмутова Налия Харас кызын  юбилее белән котлыйбыз!

Карашай-Саклау авылында яшәүче хөрмәтле тормыш иптәшем, кадерле әниебез, яраткан әбиебез - Мәхмутова Налия Харас кызының 15 октябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерле кешебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Озын гомер бирсен, Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, балаларың, киленнәрең, оныкларың. Бу теләкләргә әниең Фатыйма да кушыла.
https://pixabay.com/ru/букет-цветов-цветы-праздники-2614636/

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев