Олы юбилее белән котлап, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Вәсилә апага Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды, исәнлек-саулык. каунычлы гомер теләде. Юбилярны шулай ук социаль яклау бүлеге консультанты Рәүфә Фәррахова, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, якыннары котладылар.