Бүген районда паспорт тапшыру тантанасы булды

--, 6 сентябрь 2017 - 12:39
530
0
0

Паспорт алу - кеше тормышындагы вакыйгалар чылбырында хәтергә иң нык уелып кала торганнарның берсе. Бүген районның 14 яшьләрен тутырган унбер кыз һәм егете өчен шундый истәлекле вакыйга булды. Аларга паспорт тапшыру тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда узды. Паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе өлкән инспектры Гөлнара Фатыйхова тапшырды. Үсмерләрне истәлекле вакыйга уңаеннан музей директоры Дания Кәшипова, башкарма комитетның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлүсә Харисова да котладылар.
Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    8 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.